Татарстан халкына апрель аендагы өстәмә ял көне хакында искәрттеләр
Әлеге бәйрәм датасы элегрәк республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән расланган иде.
Татарстан халкын 10 апрельдә Ураза бәйрәме уңаеннан өстәмә ял көне көтә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Әлеге бәйрәм датасы элегрәк республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән расланган иде.
Шул ук вакытта, 9 апрельдә — бәйрәм алды көнендә республикада яшәүчеләрне, РФ Хезмәт кодексының 95 маддәсе 1 өлеше нигезендә, кыска эш көне көтә, ул бер сәгатькә кыскарак булачак.
Искәртеп узабыз, 16 июньдә республикада шулай ук Корбан бәйрәме, ә 30 августта Татарстан Республикасы көне билгеләп үтеләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев