Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Республикада

«Tatarstan Today» тапшыруының яңа чыгарылышы: Татарстан белән Кыргызстан хезмәттәшлеге

28 февральдә «Tatarstan Today» программасының яңа чыгарылышы эфирга чыгачак. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Динә Газалиева Татарстанның Кыргызстан белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйлиячәк.

Аерым алганда, программада Ыссык-Күл күлен ни өчен дөньяның могҗизаларының берсе дип атыйлар һәм нигә Россиягә дус Кыргызстан Татарстан өчен шундый кызыклы, дигән сораулар каралачак.

Автор һәм алып баручы Дина Газалиева, гадәттәгечә, экспертлар фикеренә басым ясаячак, Россия Федерациясе һәм Кыргыз Республикасы арасындагы хезмәттәшлек темасын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин җитәкчелегендәге рәсми делегациянең Чолпон-Ата шәһәренә визиты мисалында яктыртачак.

Кыргызлар кунакларны нинди милли ризыклар белән сыйлыйлар? Бишкекта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны ничек каршы алалар? Үзәк Азия иленә килүчеләрне нинди ачык һавадагы музей сокландыра? Алып баручы шул хакта сөйләячәк.

Тапшыруны 28 февральдә 19:00 сәгатьтә һәм 2 мартта 22:10 сәгатьтә «ТНВ» телеканалында, шулай ук 4 мартта 18:30 һәм 22:30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында карап булачак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев