Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татарстан рәисе»: депутатлар республика җитәкчесе вазыйфасының яңа атамасын хуплады

Тулы атамадан тыш, «Татарстан Республикасы Рәисе» дигән кыскартылган вариантны куллану мөмкинлеге дә күздә тотыла.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламентның 39нчы утырышында беренче укылышта республика Конституциясенә үзгәрешләр кертелә торган закон проектын кабул итте. 

Анда Татарстан җитәкчесе вазыйфасының яңа исеме — «Глава — Раис Республики Татарстан» атамасы бар.

Депутатлар фикеренчә, әлеге алым 414 ФЗ таләпләрен исәпкә ала һәм республиканың, халыкның тарихи кыйммәтләрен чагылдыра. 

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренә караганда, әлеге документ яңа атаманы Татарстанның яңа сайланган югары вазыйфаи затына карата гына кулланылачак күчеш нигезләмәләрен үз эченә ала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев