Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Татарстан мәдәнияте» интернет-радиосына старт бирелде

Аны җир шарының төрле почмагыннан тәүлек әйләнәсе тыңларга мөмкин.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында Татарстан Мәдәният министрлыгының интернет-радиосы тәкъдим ителде.

«Әтнә театрында башланган проект бөтен республиканы колачлады. Мәдәният министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдән материал җыелды, база тулыландырылып тора. Рөхсәт документлары алынган. Рөстәм Нургалиевич, сезнең күз алдында радионы эшләтеп җибәрәбез», дип Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итте мәдәният министры Ирада Әюпова.

«Татарстан мәдәнияте» интернет-радиосы үз эшен башлап җибәрергә әзер. Әлеге проектның төп максаты — Татарстан халыкларының телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен саклау. Радиода республикада яшәүче төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләренә кызыклы контент тупланды. Ул контент яңарып тора. Аны җир шарының төрле почмагыннан тәүлек әйләнәсе тыңларга мөмкин», дип таныштырды әлеге инициатива белән чыккан Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин.

Интернет-радионы сылтама аша тыңларга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев