Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан депутатлары республика җитәкчесе вазыйфасының яңа атамасын тәкъдим итте

Закон проекты республика парламентының 39нчы утырышында каралды.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика җитәкчесе вазыйфасының яңа атамасын тәкъдим иткән. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Закон проекты республика парламентының 39нчы утырышында каралды. 

Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин сүзләренчә, Татарстан Конституциясенең 2 нче бүлеге атамасына һәм 89 нчы статьясына үзгәреш кертү күздә тотыла: аның нигезендә Татарстан югары вазыйфаи заты атамасы «Татарстан Республикасы башлыгы — Татарстан Республикасы Рәисе» булачак. 

Моннан тыш атаманың кыскартылган вариантын — «Татарстан Республикасы Рәисе» атамасын куллану мөмкинлеге дә күздә тотыла, дип билгеләп үтте Хәбибуллин.

Хәзерге вакытта инициатив төркемнең 37 әгъзасы арасыннан 33е закон проектын кире алу турында хатка кул куйган. Берничә депутат нигезле сәбәпләр белән Дәүләт Советы утырышында катнаша алмый.

«Атна ахырына кадәр документ эшләнеп бетәчәк», — дип белдергән Хәбибуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев