Татарстан аграрийлары түбәнкамалыларга яшелчәләрне өйләренә китерәчәкләр
«Түбән Кама» кулланучылар кооперативы беренче булып илтеп җиткерү режимына күчте.
Татарстан аграрийлары шәһәрлеләргә яшелчә һәм ярымфабрикатлар алып килә башлады.
" Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде, шуңа күрә без яшелчәләрне һәм ит ярымфабрикатларын татарстанлыларның фатирларына кадәр китереп җиткерергә булдык" - дип аңлатты кооператив җитәкчесе Илдар Эгамбердиев.
Ул шулай ук Түбән Камалылардан өйгә китерүгә беренче гаризаларның инде килүен билгеләп үтте.
Яшелчәләргә 8 (800) 700-8771 телефоны буенча заказ бирергә мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев