Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Республикада

Ташламалар, матди ярдәм, эш белән тәэмин итү: Татарстан Ватан Геройларына ничек булыша?

2026 елның февраленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 кеше яши. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.

Шулай ук төбәктә 5,6 меңгә якын тыл хезмәтчәне һәм 78 балигъ булмаган тоткын исәпләнә.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен башкару йөзеннән узган елда 8 837 ветеранга республика бюджетыннан өстәмә финанс ярдәме күрсәтелде һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Бөек Ватан сугышта катнашкан 146 кешегә «Мактаулы гражданин» исеме бирелде.

Керемнәре 23 мең сумнан артмаган хезмәт ветераннарына түбәндәге түләүләр каралган:

  • айлык акчалата ярдәм – 656 сум;
  • торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50% күләмендә субсидия;
  • телефон элемтәсе, радио, антенна өчен түләү чыгымнарының 50% күләмендә субсидия;
  • түләүсез теш, колак протезлары ясату;
  • социаль юл йөрү билеты алу хокукы – 656 сум.

Шулай ук навигация чорында шәһәр яны су транспортында, 1 майдан 31 октябрьгә кадәр шәһәр яны тимер юл транспортында 50% ташлама белән йөрү мөмкинлеге бирелә.

Бүгенге көндә Татарстанда 545 эш бирүче махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштырырга әзер.

«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында, республикада 7 меңнән артык кешене яңа һөнәрләргә өйрәтү планлаштырыла. Узган ел әлеге программа буенча 56 махсус хәрби операция катнашучысы укыган, һәм аларның барысы да уңышлы эшкә урнаштырылган.

«Өстәвенә, без мәшгульлек хезмәте аша үз эшен башлаучылар өчен бер тапкыр бирелә торган субсидия бирәбез. Ул 145 мең сумны тәшкил итә. Узган елда махсус хәрби операциядә катнашучы 6 кеше һәм аларның 15 гаилә әгъзасы Мәшгульлек хезмәте ярдәме белән үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр», – дип өстәде Эльмира Зарипова.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев