Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Республикада

Тәрәзә янына килмәскә, телефонга төшермәскә: Татарстанда яшәүчеләргә пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар

Әгәр пилотсыз очкыч һөҗүме янаса, үз тормышыңны һәм якыннарыңны саклау өчен тиз һәм аек акыл белән эш итәргә кирәк.

Бинада булганда:

* тиз арада подвалларга яки паркингларга төшегез. Лифт кулланырга ярамый!

* якындагы биналарга яки җир асты кичүләренә яшеренегез.

Фатирда булганда:

* юыну бүлмәсе кебек, тәрәзәләр булмаган, нык стеналар арасында урнашыгыз.

* идәнгә утырыгыз, тәрәзәләрдән ерак торыгыз.

Әгәр җимерелгән пилотсыз очкыч калдыклары күрсәгез, аларга һич кенә дә кагылырга ярамый.

Фотога/видеога төшерә алсагыз:

* «112»гә хәбәр итегез: иминлек өчен фото-видео материалларны полициягә тапшырыгыз.

* социаль челтәрләрдә таратмагыз: дошманга ярдәм итү куркынычы бар! Мәгълүматны тикшермичә таратмагыз.

Һавада күрсәгез:

- Күзетеп бармагыз: Яшеренегез яки читкәрәк китегез.

- Электрон җайланмаларны куллану тыела: рация, телефон, GPS һәм башкаларны куллану куркыныч! Бу дрон эшен бозып, көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасын йөкләгез, бу пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы якынлашу һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне шунда ук алырга булыша.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев