Шимбә көнне Татарстанда −38 градуска кадәр салкын булачак
Юлларда бозлавык.
7 һәм 8 декабрьдә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Кайбер урыннарда томан булырга мөмкин.
ТР Гидрометүзәге синоптиклары фаразлавынча, җил секундына 4-9 метр тизлек белән исә.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы −21..-26 градус тәшкил итәчәк, әмма аязганда һәм түбән урыннарда бу күрсәткеч −27..-32 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы −18дән −23кә кадәр булачак.
Шимбә, 9 декабрьдә, төнлә −38 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев