Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Салават Фәтхетдинов сайлауга хатыны белән килде: Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз

Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президентын сайлауга тормыш иптәше белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде.

«Аллаһка шөкер, кәеф менә дигән! Без бу көнне көтеп алдык. Азагы уңышлы булсын. Бу тормышта һәр кешенең үз позициясе бар. Минеке күптән билгеләнгән, күптән аңлашыла. Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз. Мин бөтен кешегә күңел тынычлыгы телим. Автограф биргәндә дә кешеләргә һәрвакыт күңел тынычлыгы һәм тазалык телим. Иң начар яшәгән көннәребез бүген булсын. Без начар яшәмибез, Аллаһка шөкер. Без моңа лаек. Мин һәрвакыт әйтәм: Татарстанда, Казанда яшәгәнгә тормышым түгәрәк», — дип сөйләде ул журналистларга.

Салават Фәтхетдинов гимназиягә кергәндә, бинада аның җырлары яңгырый иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев