Рөстәм Миңнеханов карантинда утыручыларга теләктәшлек белдереп, флешмобка кушылды
Акциядә катнашучылар социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә кешеләргә иминлек теләп, фотолар урнаштыра.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә оештырылган, Covid-19 коронавирусы аркасында карантинда утыручы кешеләргә теләктәшлек күрсәтүгә юнәлдерелгән флешмобка кушылды.
ТР Президенты Instagram социаль челтәрендә үз фотосын урнаштырды һәм аның астына, #воВсе32 һәм #всемирныйденьсчастья хэштегларын кулланып, «Барысы да яхшы булачак!» дигән сүзләр язды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев