Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми

Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли һәм мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә кабул итә.

Социаль челтәрләрдә һәм WhatsApp мессенджерларында таралган Республика клиник хастаханәсенең ябылуы турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Ял һәм бәйрәм көннәрендә хастаханә – гадәти режимда, кабул итү-диагностика бүлекләре исә тәүлек әйләнәсе эшли һәм мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә кабул итә. Көн саен кабул итү-диагностика бүлекләренә 300гә якын пациент мөрәҗәгать итә», - дип белдерделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, хастаханәдә ОРВИ белән авыручыларның артуына бәйле рәвештә пациентлар өчен Роспотребнадзор таләпләре нигезендә чикләү режимын үтиләр. Шул ук вакытта, авыр хәлдәге пациентлар янына да, реанимация бүлекләренә дә керү чикләнмәгән.

Россиядә 2019 елның мартыннан мәгълүмати-телекоммуникация челтәрләрендә ялган хәбәрләр тараткан өчен административ җаваплылык кертелде. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында коронавирус темасы белән бәйле шаяртулар өчен дә җинаять җаваплылыгы яный.

Февраль башында Мәскәүдә дусты белән бергә башкала метросында «бездә коронавирус өянәге» дип шаярткан пранкерны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Егетне 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X