Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Районнарда Камал театры спектакльләре күрсәтеләчәк

Алар «Кино+Театр» проекты кысаларында тәкъдим ителә.

«Кино+Театр» проекты «Татаркино» учреждениесенең Камал театры белән берлектә тормышка ашырыла. Быел ул бөтен республиканы колачлаячак. Камал театры спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә.

«Кино+Театр» — театр һәм киноны берләштергән уңышлы проектларның берсе. Без Камал театрының легендар спектакльләренең видеоверсияләрен тәкъдим итәбез«, — дип билгеләп үтә «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.

«Кино+Театр» проекты беренче тапкыр 2019 елда Россиядә Театр елында гамәлгә ашырыла. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

Быел район кинотеатрлары, муниципаль кино учреждениеләре экраннарында спектакльләрнең видеоверсияләрен күрсәтеп, проектны республикага тарату күздә тотыла.

Камал театры директоры Илфир Якупов фикеренчә, репертуардан төшерелгән спектакльләргә ихтыяҗ зур. Проект кысаларында театрның хәзерге репертуарына булган спектакльләрне күрсәтү дә планлаштырыла.

«Техник сәбәпләр белән бәйле рәвештә без күпчелек спектакльләрне республика районнарына һәм хәтта Мәскәүгә дә чыгара алмыйбыз. Махсус шуның өчен «Кино+театр» проектын уйлап таптык», ди театр директоры.

«Казанга килеп, театрда спектакльләр карый алмаган тамашачылар кинотеатрларга килеп рухи ләззәт алырлар дип өметләнәбез. Проектның тагын бер өстенлеге — «Кино+Театр» программасына репертуардан төшерелгән һәм беркайда да күрү мөмкинлеге булмаган спектакльләр кертелгән» — ди Миләүшә Ләбибовна.

Проектның быелгы репертуары Камал театрының танылган актерлары, режиссерларының юбилейлары белән тәңгәлләштереп сайланган. «Кино+Театр» 9 апрельдә «Мир» кинотеатрында Марсель Сәлимҗановның 1976 елда видеотасмага яздырып алынган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән башланачак.

Спектакльләр ике ай дәвамында һәр якшәмбе 12 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында һәм район кинотеатрларында, муниципаль кино учреждениеләрендә барачак.

Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X