Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Прокуратура: Изоляция чорында хәрәкәт итү өчен ялган белешмә ясаучыга җәза биреләчәк

Күзәтчелек ведомствосы ялган белешмә язган һәм чикләүләрне бозган өчен штраф салу яки оешма эшчәнлеген туктатып тору турында искәртә.

Хәрәкәт итү өчен ялган белешмә ясаучы җәзага тартылачак. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Гомуми изоляция чорында эшчәнлеге туктатылмый торган оешмаларның аерым исемлеге каралган. Медицина һәм даруханә оешмалары, халыкны азык-төлек продуктлары һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итә торган һәм гадәттән тыш хәл шартларында кичектергесез эшләр башкара торган компанияләр өзлексез эшләячәк. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерә һәм чыгара торган оешмалар кыскартылган составта эшли.

Мондый оешмаларның хезмәткәрләре эш белән тәэмин итүчедән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган форма буенча белешмә алырга тиеш.

«Эш белән тәэмин итүче биргән документның (белешмәнең) Татарстан Республикасы территориясе буенча хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле булмаган сәбәпләр белән хәрәкәт итәргә рөхсәт булмавын аерым искәртәбез», — диделәр прокуратурада.

Күзәтчелек ведомствосында белдерүләренчә, ялган белешмә ясаган һәм чикләүләрне бозган өчен штраф салу яки компания эшчәнлеген туктатып тору каралган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X