«Профессионаллар» төбәк этабы җиңүчеләре билгеле: Казанда яшь полиграфистларны бүләкләү тантанасы узды
Казанның 187нче күп профильле лицеенда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.
Фото: «Татмедиа» республика агентлыгы
Быел «Полиграфия технологияләре» номинациясендә 187нче лицейдан дүрт укучы, 175нче гимназиядән бер бала үз белемен сынап карады.
Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль программа кысаларында үткәрелде. Максаты - сәләтле яшьләрне барлау, югары квалификацияле белгечләр әзерләү, илнең технологик бәйсезлеген ныгыту. Конкурсантлар биремнәрне полиграфия производстволарындагы реаль шартларга мөмкин кадәр якынайтылган режимда башкардылар.
«Татмедиа» республика агентлыгы «Полиграфия технологияләре» юнәлеше буенча ярышның төп партнеры. Агентлыкның җитәкчесе урынбасары Дмитрий Перевезенцев сүзләренчә, «Татмедиа» бу өлкәгә инде дүрт ел кураторлык ролен башкара. Чемпионат хәрәкәтенә ярдәм итү – безнең мөһим бурычларның берсе, дип өстәде ул.
187нче лицей директоры Гөлнара Галиева мондый уңышларны «Татмедиа» белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә бәйләде. Ул хәбәр иткәнчә, киләсе елда чемпионат бишенче тапкыр үткәреләчәк. Гөлнара Галиева хезмәттәшлекнең дәвамлы булуына ышанычын белдерде һәм лицейнең «Татмедиа» йомгаклау коллегиясендә укучыларны полиграфия өлкәсендә әзерләүдә үз тәҗрибәсен уртаклашырга ниятендә булуын әйтте.
2026 елда Татарстанда «Профессионаллар» чемпионаты төбәк этабында 352 компетенция булды, 187нче лицей аларның 21ендә актив катнашты. «Полиграфия технологияләре» компетенциясендә җиңүчеләр ярышларның киләсе этабында республика данын яклаячак. Бәйге Новосибирскида узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев