Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Республикада

«Профессионаллар» чемпионаты: Татарстанда 352 компетенция буенча үткәрелгән масштаблы ярышлар рекордлы күрсәткечкә иреште

2026 елда узган «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында Татарстан 352 компетенция тәкъдим итте.

Бу сан әлеге ярышлар тарихында иң югары күрсәткеч булып тора. Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр үткәнчә, чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырылды.

«2025 елда «Профессионаллар» чемпионатында 329 компетенция буенча ярышлар уздырылган иде. Федераль операторның тәкъдим иткән юнәлешләр исемлеген исәпкә алып, республикада белгечлекләр структурасы тулысынча яңартылды. Шулай ук, зоотехниядән башлап, цифрлы трансформациягә кадәрге 26 яңа юнәлеш өстәлде», — дип ассызыклады Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Әлеге чемпионатта барлыгы 6392 кеше катнашты, шуларның 1932се — конкурсант (шул исәптән 639 юниор), 1932се — эксперт-остаз, 277се — баш эксперт, 388е — индустриаль эксперт, 50се — эксперт-методист, 47се — озатып баручы, 349ы — мәйданчыкларның техник администраторы һәм 1417се — волонтер.

Ярышларда билгеләнгән югары нәтиҗәләргә ирешкән конкурсантлар йомгаклау этабында Татарстан вәкиле буларак катнашачак. Чемпионатның финал ярышлары Россиянең өч шәһәрендә – Калугада, Түбән Новгородта һәм Санкт-Петербургта үткәреләчәк. 2025 елда әлеге өч финал ярышында 52 конкурсант катнашкан иде.

Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы 17 ноябрьдә башланып, 20 февральгә кадәр дәвам итте. Ярышлар Татарстанның 23 районында һәм шәһәрендә урнашкан 70тән артык махсус әзерләнгән компетенция үзәгендә үтте.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев