Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Республикада

Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы вакытында Татарстан халкына үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр

Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы игълан ителгән икән, үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калу өчен мөһим чаралар күрергә кирәк.

Әгәр һөҗүм вакытында бинада булсагыз, аскы катларга – подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, лифтны кулланырга ярамый. Шулай ук якындагы бинада яки җир асты кичүендә яшеренү урыны эзләргә була. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Әгәр фатирда булсагыз, тәрәзәләр булмаган урынга барыгыз, терәк стеналар арасында урнашыгыз. Кагыйдә буларак, бу – ванна бүлмәсе. Идәнгә утырырга һәм тәрәзә яныннан ераккарак китәргә кирәк.

Әгәр җимерелгән пилотсыз очкыч калдыклары күрсәгез, аларга һич кенә дә кагылырга ярамый.

«Әгәр пилотсыз очкычны фотога яки видеога төшерә алсагыз, аны полиция хезмәткәрләренә тапшырыгыз. Бу хакта «112» номерына шалтыратып хәбәр итегез. Фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштырырга ярамый – бу дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук пилотсыз очкыч турында тикшерелмәгән мәгълүматны интернетта таратмагыз», – дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Әгәр һавада очучы пилотсыз очкыч күрсәгез, турыдан-туры аның игътибарын җәлеп итмәскә тырышыгыз – яшеренү урыны табыгыз яки читкәрәк китегез.

Пилотсыз очкыч янәшәсендә рация, мобиль телефоннар, GPS җайланмалары һәм башка электрон җиһазлар куллану тыела. Бу дрон эшенә йогынты ясарга һәм көтелмәгән нәтиҗәләр, шул исәптән детонация китереп чыгарырга мөмкин. Пилотсыз очкычның кыйпылчыклары да куркыныч тудыра ала.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасын йөкләгез, бу пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы якынлашу һәм башка гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләрне белергә булыша.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев