«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге билгеле
Ул Казанда 5-11 июньдә узачак.
«Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнашачак спектакльләр исемлеге әзер, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат үзәге.
Фестиваль республика башкаласында 5-11 июньдә узачак.
«Нәүрүз» фестивале Төньяк Кавказ халыклары театрларына багышлана.
Максаты: Россия Федерациясе Милли регионнары театрлары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту.
Фестивальгә барлыгы 60тан артык гариза кабул ителгән. Фестиваль программасын Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия төбәкләреннән: Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечен, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан Республикаларыннан театрлар тәшкил итәчәк.
Чараның махсус кунаклары Мәскәүдән «Драма сәнгате мәктәбе» һәм «Et cetera» театрлары булачак.
Спектакльләр Казанның җиде театраль мәйданында уза: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин исемендәге театр, Кариев исемендәге театр һәм Казан яшь тамашачылар театры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев