Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Мизгел эчендә үлем: ТР Прокуратурасы балаларда газ токсикоманиясенең куркынычы турында сөйләде

Сниффингтан балалар олыларга караганда тизрәк үлә.

Сниффинг, яки газ токсикоманиясе белән мавыгу Татарстан яшүсмерләре арасында кабат очрый башлаган. Газ парларын сулап, балалар үз организмнарына җитди зыян китерүләрен һәм хәтта үлергә мөмкин булуын аңламый. ТР Прокуратурасында Татар-информга сниффинг белән ничек көрәшүләре һәм балаларны фаҗигадән саклап калу турында сөйләделәр.

ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры Ахатжон Ишматов сүзләренчә, Татарстанда балалар арасында газ белән агулану очраклары арту күзәтелә. Узган ел өч яшүсмер һәлак булган, быел бер фаҗигале очрак теркәлгән. 

Сниффингтан балалар олыларга караганда тизрәк үлә. Газ парларын сулаган вакытта организм һәм органнар кислородсыз кала, нәтиҗәдә бу мизгел эчендә үлемгә китерә. 

ТР прокуратурасы узган елның октябрендә закон проектын тәкъдим итте. Аны Дәүләт Советын хуплады. Хәзер балаларга сыекландырылган газлы көнкүреш приборларын сату тыела. Штрафлар 5 меңнән 150 мең сумга кадәр. Республикада бу законны 4 кибет бозган. 

Баланың куркыныч мавыгуы турында белгән ата-аналарга аның белән кичекмәстән сөйләшергә, кирәкле ярдәм күрсәтергә, компетентлы органнарга хәбәр итәргә, медицина учреждениесенә квалификацияле белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев