Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Миңнеханов илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен ведомстволарны активлашырга өндәде

Икътисадта моңа кадәр ирешелгән уңышлар — иркенәю өчен сәбәп түгел, диде ТР Президенты.

Узган елны Татарстан икътисады уңай тәмамлады. Әмма илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен республикада чын-чынлап алга китеш таләп ителә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шундый фикер әйтте.

Ул республика территориясендә эшкуарлык инициативасын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның турында элегрәк коллегиядә катнашучылар да сөйләде.

«Елны уңай тәмамладык. Әмма без беркайчан да үз эшебез белән канәгать булырга тиеш түгел дип саныйм», — диде ТР Президенты.

Ул мисал итеп 2019 елда республиканың икътисади үсешенең чагыштырмача түбән күрсәткечләрен китерде. Миңнеханов сүзләренчә, катлаулы халыкара шартларга һәм башка тышкы мөнәсәбәтләргә карамастан, Татарстан икътисадының алга таба үсеше өчен мөмкин булган барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Соңгысы илкүләм проектларны башкару өчен кирәк.

«Бу иң мөһиме. Икътисад үсешеннән башка тормыш сыйфатын үзгәртергә, илкүләм проектларны һәм РФ Президенты юлламасыннан карарларны гамәлгә ашырырга мөмкин булмаячак», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Ул республиканың икътисад, инфраструктура һәм инвестицияләр җәлеп итүдәге уңышлары — иркенәю өчен сәбәп түгел, дип өстәде.

«Безне мактаганда, без молодецлар һәм бездә барысы да яхшы кебек тоела. Әмма бездә җитешсезлекләр бар, безнең барлык министрлыклар һәм муниципалитетлар тиешле дәрәҗәгә чыкмады», — диде республика җитәкчесе. Аннары Рөстәм Миңнеханов төбәк үсешенең төп юнәлешләрен җентекләп тикшерде һәм проблемаларны күрсәтте. Чараның төп өлеше тәмамлангач, Татарстан Президенты бүләкләү тантанасында катнашты.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X