Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Марат Әхмәтов Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе бай яшәргә хокуклы

Илнең Төп законына тәкъдим ителгән үзгәрешләр Россия халкының хезмәтенә хөрмәтне һәм аларның хокукларын яклауны ныгытачак.

Россия Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрдә хезмәт кешесенә карата хөрмәт, хезмәткә түләүнең билгеләнгән тәртибе һәм ел саен пенсияләрне индексацияләү турында әйтелә. Болар халыкның көнкүрешендә уңай чагылыш табачак. ТР Дәүләт Советы депутаты этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Татар-информ»га шул хакта белдерде.

«Әлбәттә, мин төзәтмәләрне хуплыйм. Россия — гаять зур табигый байлыклары булган ил, хезмәт кешесе монда бай яшәргә хокуклы. Конституция бу юлы хезмәт кешесенең хезмәте тиешенчә бәяләнү хокукын ныгыта, бу яхшы», — диде Марат Әхмәтов.

Хәзерге вакытта ил икътисады кешеләр турында яхшырак кайгыртырга, белем алуны, сәламәтлек саклауны камилләштерергә, пенсия һәм социаль түләүләрне индексацияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Мондый таләпләрне илнең Төп законында беркетү хакимият вәкилләренә өстәмә җаваплылык йөкли.

«Конституция дәүләткә шундый йөкләмәләрне йөкли икән, дәүләт башкарма хакимият буларак моны даими күзәтеп торырга һәм, бернинди сәбәпләргә карамастан, Конституция таләпләрен үтәргә тиеш», — дип искәртте депутат.

Моннан тыш, Конституциягә кертелгән төзәтмәләрдә социаль әһәмияткә ия үзгәрешләр дә бар. Мәсәлән, балаларны һәм гаиләләрне яклау, волонтерлык хәрәкәтенә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү.

Фото: Солтан Исхаков/архив

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев