Мәгариф министрлыгы салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты
Шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәптә дәресләрнең кышын нинди һава температурасында туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар.
«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында −23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −25 градуста дәресләр булмаска мөмкин», — дип сөйләде «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.
Моннан тыш, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында −27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында −32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.
Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы −3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә −10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.
Министрлык шулай ук −25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев