Кышның соңгы көне татарстанлыларны гаҗәпләндерәчәк
Кышның соңгы көннәрендә республикада җылыта башлаячак, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Һава торышы фаразыннан күренгәнчә, 28 февральдә болытлы көн көтелә.
Бераз кар явуы ихтимал. Аерым районнарда җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә һава -1…-6 градуска кадәр җылыначак.
Сүз уңаеннан, 2025 елда Татарстан Республикасында кышның соңгы көне шундый ук булган. Мәсәлән, Түбән Камада көндезге сәгатьләрдә максималь һава температурасы -4…-5 градус тәшкил иткән, төнлә — якынча -12 градус.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев