Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Конституциягә төзәтмәләр турында Большаков: Батырлыклар турында хәтер сакланырга тиеш

Илнең төп законына тарихи хакыйкатьне саклау пункты кертеләчәк.

Россия халкының батырлыклары турындагы хәтер буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, нәкъ менә моның өчен Конституциягә тарихи дөреслекне саклау турындагы төзәтмә кирәк. Мондый фикерне «Татар-информ» МА корреспонденты белән әңгәмәдә КФУ конфликтология кафедрасы мөдире, иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков белдерде.

«Без Бөек Ватан сугышы вакыйгаларыннан һаман ерагая барабыз. Тиздән җиңүнең 80 еллыгын, аннары йөз елын билгеләп үтәчәкбез, ул чакта инде ветераннар калмаячак. Киләсе буын әлеге без горурланган хәтирәне, тапшырырга һәм без күнеккән рәвештә калсын өчен тырышырга тиеш", - дип сөйләде галим"

Ул мондый төзәтмәләр кертү — буыннар дәвамчанлыгы күрсәткече, дип өстәде.

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев