КФУ студенты милли җиһазлар ясау өчен 1 миллион сумлык грант алды
Студент кыз урындык, өстәлләр, торшер, диван-софа, тумба булдырырга планлаштыра.
КФУ студенты Эльвира Мингалимова «Студентлар стартапы» конкурсында җиңү яулады һәм милли җиһазлар ясау өчен 1 миллион сум акча алды.
Кыз Россиядә җирле дизайнерлар булдырган җиһазларның җитмәве турында белдерде.
«Мебель җирле, экологик чиста чималдан җитештереләчәк һәм төбәк үзенчәлекләрен чагылдырган милли бизәкләргә ия булачак», — дип уртаклашты Эльвира.
Студент кыз урындык, өстәлләр (эшче, журнал, төшке аш), торшер, диван-софа, тумба булдырырга планлаштыра, дип хәбәр итә югары уку йортының матбугат хезмәте.
Фото: media. kpfu. ru
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев