Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Татар яшьләре көннәре узачак

Быел ул 33 нче тапкыр үткәрелә.

13-17 сентябрьдә Казанда Татар яшьләре көннәре узачак. Форум быел 33 нче тапкыр үткәрелә. 

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, Татар яшьләре көннәре — традицион, безнең өчен бик мөһим һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләре белән эчтәлекле эш.

Быел форумда 23 төбәктән 18-35 яшькә кадәрге яшьләр җыелачак. «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галеева катнашучыларның сайлау этабын үтүләрен әйтте.

Татар яшьләре көннәре ачылышы 13 сентябрь 13:00 сәгатьтә «Урам» паркында узачак. 

Татар яшьләре көннәрендә остаханәләр, вокал, бию, татар теле, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Катнашучыларны язучы, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары, ТР Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашулар көтә. Кунаклар буларак, «Хәрәкәттә бәрәкәт» проекты, шулай ук традицион уен коралларында уйнаучылар көтелә.

Форумда «Идел кызы», «Идел егете», «Идел моңы», «Бию йолдызы» бәйгеләре һәм Татар яшьләре көннәре лидеры да сайланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев