Казанда ашыгыч ярдәм машинасы автобус белән бәрелешкән, пациент үлгән
Вакыйга Парин урамында булган.
Бүген Казанның Парин урамында ашыгыч ярдәм машинасы һәм автобус бәрелешкән. Ашыгыч ярдәм машинасындагы өлкән яшьтәге хатын-кыз пациент урынында һәлак булган. Ике хатын-кыз фельдшерны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Татарстан Республикасының Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сүзләре буенча, ашыгыч ярдәм машинасы каршы як полосада хәрәкәт иткән.
Автобуста зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев