Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан форумында Татарстан эшмәкәрләре һәм маркетплейсларга ярдәм хезмәте очрашуы була

Соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре саны 174 тапкырга арткан.

Казанда 18 декабрьдә «Мой Бизнес. E-COM» форумы мәйданчыгында Россия маркетплейслары лидерларының эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән очрашуы узачак. Аның барышында бизнес 2024 елда интернет-сатуларны арттыру ысуллары белән таныша алачак. Тагын бер үзенчәлек — маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү күчмә хезмәте эшен оештыру. Бу хакта бизнес-омбудсменның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев сөйләвенчә, соңгы өч елда маркетплейсларда сәүдә итүче Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре саны 174 тапкырга арткан. 

— Һәм безгә «кайнар элемтә» гә теге яки бу маркетплейс белән бәхәсне җайга салуда ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр торган саен ешрак килә. Төп проблема — эшкуарлар техник ярдәм хезмәтләреннән еш кына оператив җавап ала алмый, — дип сөйләде җитәкче.

Аның сүзләренчә, форум кысаларында күчмә бригадалар — маркетплейсларның техник ярдәм хезмәте эшен оештыру тәкъдим ителгән, алар сорауларны урында тыңлый һәм оператив хәл итә алачак.

Форум «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган.

Татарстанда теркәлгән компания вәкилләренә, шулай ук үзмәшгульләргә форумда катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк. Катнашу бушлай.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев