Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Юл төзелеше тукталып тормый

«Мәскәү – Казан – Екатеринбург» тиз йөрешле трассаның Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтү урыннарында күперләр төзелә башлады. 26-55 километрлы участокта, проект буенча, 8 күпер һәм ике юл үткәргеч төзү каралган.

Төзелеш эшләре тәүлек буе бара. Хәзер күпер корылмаларына терәкләр төзелә, ригельләр һәм подферменниклар куела, ике күпердә тимер-бетон балкаларны монтажлауга керешкәннәр.

Күперләрдә генә түгел, юл төзелешенең үзендә дә кызу эш кайный. Объектны Шәңгәлче авылы янында урнашкан тәүлегенә 240 тоннага кадәр асфальт-бетон катнашмасы җитештерә ала торган завод чимал белән тәэмин итә. Биредә шулай ук грунт катнашмасы ясый торган һәм цемент белән ныгытылган төп юл катламының аскы өлеше өчен катнашма чыгаручы установка да бар.

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп үтүче юл төзелеше өч этаптан тора. Проектта дүрт полосалы автомобиль юлы, 10 күпер, 6 транспорт чишелеше, 11 юл үткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге өч юл киселеше төзү каралган. Транспорт чишелешләрендә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү өчен электр лампалары куелачак, каршы як юлга чыгудан саклаучы металл барьерлар урнаштырылачак. Бу әйләнгеч юлның гомуми озынлыгы 81 километр тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев