Гыйнвардан Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт өчен кертем артачак
Быел 1 гыйнвардан Татарстанда квадрат метр өчен кертемнең минималь күләме 6,95 сум тәшкил итә.
2024 елның гыйнварыннан күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең капиталь ремонт өчен кертеме артуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
«Быел 1 гыйнвардан Татарстанда квадрат метр өчен кертемнең минималь күләме 6,95 сум тәшкил итә. Финанс тотрыклылыкны саклап калу өчен базардагы бәяләр һәм башка икътисади факторлардан чыгып, аны арттырырга кирәк», — диде спикер.
Аның сүзләренчә, әле төгәл сумма билгеләнмәгән, идарәче оешмалар тәкъдим иткән күрсәткечләр тикшерелә. Якындагы ике атнада кертем күләме билгеләнә. Ул квадрат метр өчен 7 сумнан артачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев