Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Фирдүс Тямаев: «Ярдәмне махсус хәрби операция зонасына ук алып барып бирәбез»

Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!

Хәзерге минутларда «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза торган «Барысы да Җиңү өчен!» телевизион марафонына «Болгар радиосы» студиясеннән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм махсус хәрби операциядә катнашкан егет Әлфис Мурзин кушылды, диелә ТНВ телеканалы сайтында. 

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең төркемендәге егетләр белән бергә беренчеләрдән булып хәрби егетләребезгә матди һәм гуманитар ярдәм күрсәтә башлады.

«Башлаган эшебезгә тамашачылар да кушыла. Егетләребез ватандашларыбызга ярдәмне беренче рәтләргә үк алып килеп бирә», — дип сөйләде Фирдүс. Бәйрәм студиясендә Татарстанның атказанган җырчысы «Гомер үтә» җырын башкарып узды.

Марафонның башлап йөрүчесе — ОНФның Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге. Теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә ала. Моның өчен экранда күрсәтелгән QR кодны кулланырга кирәк була. Җыелган ярдәм Татарстаннан мобилизацияләнгән һәм үз теләге белән баручыларга тапшырылачак.

Яу кырындагы хәрбиләргә ярдәм итик!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев