Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Филармония сәхнәсендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшырдылар

Приз фонды — 600 мең сум.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы бара. Тантанада премия лауреатларын котладылар.

Премия җырчы-башкаручыларга милли җыр сәнгате өлкәсендә югары иҗтимагый танылу алган иң күренекле казанышлары, башкару осталыгы һәм татар җыр мәдәниятенең халыкчан традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру, профессиональ җыр һәм вокаль иҗатны үстерү буенча нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә. Приз фонды — 600 мең сум.

Легендар татар җырчысы Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреатлары:

«Вокал» номинациясендә (хатын-кызлар) — ТР халык артисткасы Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;
«Вокал» номинациясендә (ир-атлар) — ТР халык артисты Сәлахов Фердинанд Абдулла улы;
«Халык җырлавы» номинациясендә (үзешчән сәнгать артисты) — ТР халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы.

Концертта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Резедә Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, шулай ук Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Зөлфирә Шәйдуллина һәм Илһам Шакиров исемендәге II Республика премиясе лауреатлары чыгыш ясый.

Илһам Шакировның иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу өчен 2020 елның 22 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе гамәлгә куелды. РСФСР халык артисты (1983), Тукай премиясе лауреаты (1970) җырчы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров (1935 — 2019) исемен мәңгеләштерү максатында булдырылган.

Премия Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2021 елның 15 февраленнән башлап ике елга бер мәртәбә тапшырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев