Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Эксперт: «Рәис» сүзен сайлау бик уңышлы һәм, иң мөһиме, семантик яктан төгәл

Рәис — бу туры мәгънәдә җитәкче яки башлык.

Тарих фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты директоры Аликбер Аликберов Татарстан Республикасы Президенты вазифасы атамасының «Татарстан Республикасы Рәисе» итеп үзгәртелүе турында фикереләрен "Татар-информ«га әйтте.

«Рәис» сүзе урта гасыр Дербентында бик актив кулланыла. Бу төбәктә ул зур мәгънәгә ия. Хаким, патша дигән сүзләр булган. Хакимлекне аңлату өчен бик күп сүзләр бар иде һәм рәис аларның иң нейтраль һәм аңлаешлысы булды. Рәис — бу туры мәгънәдә җитәкче яки башлык. Бу җәһәттән сүз төбәк башлыгы исеменә аеруча туры килә, чөнки «башлык» сүзенең турыдан-туры гарәп һәм татар теленә тәрҗемәсе «рәис» була. Сез республика башлыгы вазифасын башкача берничек тә тәрҗемә итә алмаячаксыз«, — диде эксперт.

Ул шулай ук Рәис ар-Руас исемен турыдан-туры «башлыклар башлыгы» дип тәрҗемә иткәнне искә төшерде. Рәис — иң нейтраль сүз һәм ул төбәктә төп җитәкчене билгели. Россиядә мондый җитәкчеләрне «баш» дип атаганнар. Гарәп телендә бу сүз «Раас» кебек яңгырар.

"Раас«тан барлыкка килгән «Рәис» сүзе башлыкны җитәкче буларак билгели. Ягъни, гарәп телендә булган семантик рәт ул тулысынча рус теле кагыйдәләренә туры килә. Сүз уңаенда, борынгы яһүд теленә мөрәҗәгать итсәк, без шулай ук баш яки югары мәгънәсендә кулланыла торган «раас» сүзен күрербез. Минем уйлавымча, «рәис» сүзен сайлау бик уңышлы һәм иң мөһиме, адекват һәм семантик яктан бик төгәл. Иң мөһиме, яңа сүзләр яки терминнар булдыру түгел бу. Сез булганны аласыз һәм тәрҗемә итәсез", — дип нәтиҗә ясады эксперт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев