Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Эксперт: россиялеләр Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Гражданнарның 70 проценты алда торган тавыш бирүдә катнашырга ниятли.

Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки сайлау участокларына илнең күпчелек гражданнары килергә җыена. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.

„Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән 12 марттагы сораштыру нигезендә, 45 проценты сайлау участокларына килергә булган, тагын 24 проценты :“Әйе, килербез", - дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер", - дип билгеләде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне җәмәгать палаталары әгъзалары, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар катнаша алачак, шулай ук, видеокүзәтү куллану да хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләү өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән иде.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев