Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дәүләт Советы комитеты республика Конституциясенә төзәтмәләр пакетын эшләп бетерәчәк

Иртәгә ТР Дәүләт Советы сессиясендә проект буенча фикер алышулар үтәргә тиеш иде.

Бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты әгъзалары Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча закон проектын кире алырга тәкъдим итте, иртәгә ТР Дәүләт Советы сессиясендә проект буенча фикер алышулар үтәргә тиеш иде.

Закон проектында, тарихи һәм милли үзенчәлекләрне исәпкә алып, республика җитәкчесе вазифасын атау мөмкинлеге чагылыш тапмаган. Депутатлар әнә шуңа игътибар иткән. 2021 елның 21 декабрендәге "Россия Федерациясе субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында"гы 414нче Федераль закон белән мондый мөмкинлек каралган.

Тәкъдим ителгән редакциядә исә бу мөмкинлек исәпкә алынмаган.

Шунлыктан депутатларда закон инициативасын әзерләгән вакытта федераль законның әлеге нормасы ни өчен гамәлгә ашырылмаган дигән сорау туган. Депутатлар фикеренчә, республиканың бай тарихы, шул исәптән аның дәүләтчелеге барлыкка килүе һәм үсеше ачык хакимият органы атамасын билгеләгән вакытта исәпкә алынырга тиеш. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча документны әзерләп бетерергә кирәк дигән карар кабул ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев