«Дакар» раллиенда «КАМАЗ-Мастер» машиналарына ТАССРның 100 еллыгы билгесе куелачак
Логотип йөк машиналарының алгы панеленә беркетелә
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ-Мастер» командасының «Дакар-2020» раллиена бара торган машиналарына ТАССРның 100 еллыгы символы куелачак. Логотип йөк машиналарының алгы панеленә беркетелә.
Шушы көннәрдә «КАМАЗ-Мастер» Согуд Гарәбстанына китте. Татарстан командасы ярышларга дүрт КАМАЗ-43509 спорт йөк машинасы чыгарачак.
Ярыш 5 гыйнварда Җиддә шәһәрендә башланачак һәм 17 гыйнварда Киддияда тәмамланачак. Маршрутның гомуми озынлыгы 7,8 мең км тәшкил итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев