Битлек режимы гамәлдән чыгарыла
Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән битлек режимы гамәлдән чыгарыла.
Республика Президенты йөкләмәсе нигезендә тиешле үзгәрешләр бүген Татарстан Хөкүмәте карарына кертеләчәк.
«Оператив штаб тарафыннан Covid-19 белән авыручылар саны кимү фонында җәмәгать урыннарында битлекләрне мәҗбүри киюне туктату турында карар кабул ителде», - дип аңлаткан ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Шул сәбәпле, битлекләрне мәҗбүри йөртү туктатыла һәм бары тик киңәш буларак кына гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев