Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады

«Журналист хезмәтенең кыйммәте һәм әһәмияте күп тапкырлар артты», - диелә котлау текстында.

Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.

Сәфәров «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка котлау телеграммасы юллады.

«Бүген, илебездә беренче басма чыгарылуга 320 ел узганнан соң, журналист хезмәтенең кыйммәте һәм әһәмияте күп тапкырлар артты. Бу хәзерге җәмгыять һәм дәүләт тормышында массакүләм мәгълүмат чаралары уйнаган зур роль белән дә, һәм, әлбәттә, безнең һәрберебезнең илдә һәм дөньяда барган вакыйгаларга карата даими кызыксынуы белән дә бәйле.

Иң яхшы һөнәри традицияләргә тугрылык һәм аудитория алдында булган югары җаваплылык алга таба да республикабызның барлык журналистлар корпусының көндәлек эшендә төп ориентир булып торсын, ә аның нәтиҗәләре гомуми зур эшкә — күпмилләтле илебезнең тотрыклылыгын һәм иминлеген тәэмин итүгә хезмәт итсен», — диелә котлау текстында.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев