Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Артист буласың килсә - кастингта катнаш

Кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.

13, 14 февральдә «Татаркино» да Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг үтәчәк. Фильмның иҗат төркеме төп рольләргә актерлар эзли, дип яза Татар-информ.

«Кастингка Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар чакырыла. Шулай ук героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек төз буйлы актриса кирәк», — дип хәбәр итә «Татаркино» ның матбугат үзәге.

Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры — Кәрим Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

Актерларны сайлауда «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова, фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова катнашачак.

Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтәләр. Башлана: 10:00

Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев