Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Андрей Кондратьев: Сайлау участокларында авыруга зарланган бер очрак та теркәлмәгән

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе өч көнлек сайлаулар барышында гадәттән тыш хәлләр булмавын әйтте.

 «Сайлау системасы вируска каршы хәлдә кабаттан сыналды. Куркынычсызлык таләпләре үтәлде, Мин бик борчылган идем, ләкин әле генә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән сөйләштем. Ул барлык участок комиссияләрендә хәлне даими күзәтеп торган. Һәр участокка табиблар беркетелгән иде. Участокларда чиргә шик туу яки авыру белән бәйле бер зарлану да булмаган», — диде Андрей Кондратьев.

Ул хәзер тавышларны санау буенча мөһим этап башланганын искәртте. Барлык 2807 участок сайлау комиссиясеннән килгән тавышлар саналачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев