Җәйгә һава торышы фаразлары: «Сентябрь генә коры һәм эссе булачак»
Бу атнада Гидрометеоүзәк Татарстанның аерым районнарында яшен, көчле җил һәм боз турында кисәтү игълан итте.
Май уртасында килгән аномаль җәйге җылылар әкренләп кенә кими. Блокировкалаучы антициклон көнбатышка китте, июнь башында республикада яшен, боз һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Җәй башында нинди һава торышы көтелүе турында «Татар-информ» га КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде, дип хәбәр итә Интертат.
Май ике температура рекордын куйды
Бу атнада Гидрометеоүзәк Татарстанның аерым районнарында яшен, көчле җил һәм боз турында кисәтү игълан итте. Шулай ук синоптиклар урманнарда янгын куркынычы саклануы турында да искәртте. Бу турыда «Татар-информ» да Наталья Рыбакова яза.
«30 майдан 5 июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак», — диелә Гидрометеоүзәк хәбәрендә.
КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев аңлатуынча, инде 3 ай дәвамында безнең төбәктә аномаль югары температура күзәтелде, корылык саклана.
«Март аеннан алып Казанда уртача айлык температура даими рәвештә нормадан югарырак торды. Апрель аенда җылылык аномалиясе 5 градус булды. Әмма иң күңелсезе — апрель һәм май айларында явым-төшемнең аз булуы. Май аенда Казанда 40 мм урынына нибары 23 мм яңгыр яуды», — дип сөйләде профессор.
Май контрастлары белән истә калды, айның икенче яртысында июль эсселәре торды. Казанда язның соңгы ае берьюлы ике температура рекордын куйды. Мәсәлән, 1 майда Татарстан башкаласында 103 ел элек булган температура рекорды узып кителде. Шәһәрнең Идел буе районында урнашкан «Казан» метеостанциясендә термометр баганалары бу көнне 30,1 градуска кадәр, ә «Казан — Аэропорт» метеостанциясендә 30,8 градуска кадәр эсселек күрсәтте. Ә 25 майда Казанда температура 118 ел элек булган рекордны узып китте. Татарстан Гидрометеоүзәге 30,7 градус эсселек теркәде. Бу 1905 елгы рекордтан 0,1 градуска күбрәк.
Июль һәм август айларында эссе һава торышы көтелә
Әгәр май дәвамында республикада һава торышы блоклаучы антициклон белән билгеләнгән булса, җәй башында хәл үзгәрде. Хәзер, Переведенцев сүзләренчә, Татарстан башкаласында һава торышы зур булмаган циклон белән билгеләнә. Әлегә республика җылы секторда, ләкин тиздән салкын фронт киләчәк, салкыннар көтелә.
«Июнь аенда һава торышы тотрыксыз булачак. Безнең төбәк циклон, атмосфера фронтлары йогынтысында. Бераз явым-төшем фаразлана. Шимбә көнне (3 июнь), арктик һавалар агымы сәбәпле, температура бераз төшәчәк», — ди профессор.
Июньнең беренче декадасында Татарстан башкаласында һава температурасы нормадан 2-3 градуска югарырак булачак. Җәй буена фаразларга килгәндә, Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, уртача айлык температура климат нормасы чикләрендә көтелә, шулай ук явым-төшем дә. Сентябрь генә коры һәм эссе булачак.
«Июнь, май кебек үк, башта салкын булырга мөмкин. Май башында салкыннар булды, әмма соңыннан һава торышы үзгәрде. Барысы да һава торышы белән нинди циклон идарә итүгә бәйле булачак», — дип өстәде белгеч.
Шәһәр үзәгендә урнашкан «Казан — Университет» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, июньдә уртача айлык температура нормада 17,9 градус тәшкил итә, июльдә — 20,2, августта — 17,8, сентябрьдә — 11,8 градус. Явым-төшем нормалары җәй айларында һәм көз башында 68, 68, 60 һәм 51 миллиметр. Болар — узган 30 ел өчен нормалар, хәзерге нормалар ярты градустан югарырак, дип билгеләп үтте метеоролог.
Переведенцев фикеренчә, җәй көне һава торышы үзгәрүчән булырга тиеш, җылылык һәм салкын дулкыннары да киләчәк. Июль һәм август айларында эссе һава торышы көтелә. Мисал өчен, узган елда август коры һәм эссе, Казанда уртача һава температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булган иде.
«Җәйге чорда төрле табигый бәла-казалар, боз, көчле җил булырга мөмкин»
Переведенцев әйтүенчә, хәзерге вакытта Мәскәүдә көндезге температура 14-16 градус кына. Башкала «Арктика яки яңгырлы циклоннар тәэсирендә» урнашкан. Ростов-Донда көчле җил аркасында стадиондагы трибуна җимерелеп төшкән, 1 хатын-кыз һәлак булган, зыян күрүчеләр дә бар. Безнең төбәктә хәл әлегә тынычрак.
«Җәйге чорда төрле табигый бәла-казалар, боз, көчле җил булырга мөмкин. Конвектив тотрыксызлык барлыкка килү аркасында, бу — көчле җил, яңгырларга, яшенгә китерергә мөмкин», — диде белгеч.
Аның сүзләренчә, җәй көне безнең территориягә Атлантика тәэсир итсә, яңгырлы һәм салкын һава торышы булачак. Блокировкалаучы антициклон вакытында эсселек һәм корылык урнашачак.
«Фаразлар ясаганда иң кыены — безнең төбәктәге һава торышын нинди синоптик хәл билгеләячәген ачыклау. Һава торышы фаразларын Россия Гидрометеоүзәге төзи, һәм алар якынча 60-70 процентка туры килә», — дип аңлатты галим.
Профессор фикеренчә, антициклон аркасында җәй буе диярлек 40 градуслы эсселек һәм корылык торган 2010 елгы сценарий быел кабатланыр, дип көтелми.
«Быелгы һава торышы күрсәткән күңелсезлекләрнең барысы да нигездә Россиянең көнбатыш һәм үзәк өлешенә кагыла, ә без Европа өлешенең көнчыгышында урнашканбыз. Быел бездә һава торышы контрастлары күзәтелде. Атна ахырына без Арктика агымын көтәбез. Киләсе атна башында температура климат нормасыннан түбән булачак», — дип кисәтте профессор.
Синоптиклар фаразы буенча, 2 июньдә республика буенча алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин. Төнлә 10-15 градус, көндез 22-27 градуска кадәр җылыначак.
3 июньдә алмашынучан болытлы һава сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк җил чыгарга мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы 12-17 градус, ә көндез һаваның максималь температурасы 23-28 градус җылы булыр, дип көтелә.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев