2023 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 8,4 мең хатын-кыз өстәмә белем алды
Яңадан белем алу буенча иң популяр юнәлешләр арасында IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн бар.
Татарстанда 2023 ел башыннан 8,4 мең хатын-кыз «Демография» илкүләм проекты кысаларында өстәмә белем ала башлады.
Өстәмә белем алу мөмкинлегеннән аеруча бала белән декрет ялында булган хатын-кызлар файдаланган — 3 356 кеше.
ТР Хезмәт министрлыгында билгеләп үткәнчә, яңадан белем алу буенча иң популяр юнәлешләр арасында IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев