2023 ел башыннан Татарстанда исерек шоферлар гаебе белән 28 кеше һәлак булган
205 кеше җәрәхәтләнгән.
Ел башыннан Татарстанда исерек шоферлар аркасында 177 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 28 кеше һәлак булган, 205 кеше җәрәхәтләнгән.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, барлыгы 11 мең исерек шофер туктатылган.
Исегезгә төшерәбез, ел саен бөтен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Быел бу вакыйга 19 ноябрьгә туры килә. Бу көнне юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алалар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев