Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

2022 елга Татарстанда цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр дип фаразлана

Федераль проектта 2024 ел дип билгеләнгән булса да, республика кайбер күрсәткечләргә иртәрәк ирешергә җыена.

Татарстанда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына 2022 елга ирешү ниятләнә. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Ул Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.

«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының төп бурычы — 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы. «Бу шактый мөһим бурыч, түрәләр катнашы, тәэсире мөмкин кадәр киметелергә тиеш», — диде Айрат Хәйруллин.

Шулай да, Татарстанда кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән сроклардан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Алда әйтелгәнчә, 2022 ел дип фаразлана. Ул моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.

«Цифрлы икътисад» проектының мөһим юнәлешләренең берсе — цифрлы дәүләт идарәсен үстерү. Бу республикада дәүләт, муниципаль хезмәтләр өчен бердәм платформа булдыруны, дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тота.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X