Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

1 майда Татарстанда 30 градуска кадәр җылыта

Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Якындагы көннәрдә Татарстанда җәйгечә җылы булачак. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча термометр баганалары 30 градуска кадәр җылы күрсәтәчәк. Бу көннәрдә җитди явым-төшем фаразланмый. 

Иртәгә, 29 апрельдә, республикада һава +26 градуска кадәр җылыначак. Җил көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә. 

30 апрельдә, якшәмбе көнне, көндез +28 градуска кадәр җылы. Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә. Кыска вакытлы яңгырлар булуы мөмкин. 

1 майда исә җәйгечә эссе: һава 30 градуска кадәр җылыначак. Явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метрга кадәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев