Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лар: Яңа сезонны «Күңелле әлифба» җыры белән башлыйбыз

Әлеге җыр проект өчен махсус язылган.

Бүген интернет киңлекләрендә өр-яңа җыр дөнья күрде. «Күңелле әлифба» исемле җыр махсус «СалаваTik» проекты өчен иҗат ителгән. Сүзләрен Гөлназ Гарипова-Дениз, көен Ләйсән Арсентьева иҗат итте.

«Салават күпере» журналы укучылары «Күңелле әлифба» проекты белән яхшы таныш. Әлифбаның барлык хәрефләре белән ел дәвамында нәни дусларыбызны кызыклы һәм мавыктыргыч видеолар аша таныштырып бардык.  Күп кенә балалар әлеге проект аша хәрефләрне кушып, укырга да өйрәнде. Алай гына да түгел, шушы проекттан соң, дөнья күргән «Күңелле әлифба» китабы безнең күп кенә укучыларыбызның өстәл китабына әверелде. Әлифба турында җыр яздыру күптәнге хыял иде. Дөресен генә әйткәндә, мондый китапны укытучылар, тәрбиячеләр бездән күптән сорады.  Хәзерге вакытта мәктәпләрдә беренче сыйныфы укучылары «Әлифба бәйрәмен» үткәрә. Бу җыр тамашачыларыбызга «СалаваTik»лардан бүләк булып ирешсен. Балаларыбыз әлифбаны җырлап өйрәнсеннәр иде», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Әле тагын бер яңалыгыбыз бар. «Ихлас» онлайн-мәктәп кысаларында «Күңелле әлифба» дәресләрен дә башлыйбыз. Атнаның һәр сишәмбе көнне сәгать 10.00да  ZOOM аша татар теле укытучысы Габдуллаҗанова Гөлфия хәрефләрне танырга, укырга һәм язарга өйрәтәчәк. Дәресләр 3 тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен үткәрелә», – дип хәбәр итә оештыручылар.

«Күңелле әлифба» җырының авторы Гөлназ Гарипова-Дениз «СалаваTik»ларның җырларын күптәннән яратып тыңлыйм, ди. «Аларның җырларын дәресләремдә кулланам. Укучыларым да бик яратып тыңлыйлар. Аеруча «Елмай» һәм «Бер атнада ничә көн?» җырларын үзләре бии-бии җырларга яраталар. Ә «Күңелле әлифба» җыры бик җиңел язылды, Салаватикларның хәрефләр белән җитәкләшеп биеп йөрүен күз алдымда җанландырдым. Хәрефләр алмаша торды, куплетлар языла торды. «СалаваTik»лар проектының гомерле булуын телим. Балалар үзләре дә, башкарган җырлары да карап-тыңлап туймаслык, иҗат үрләре биек булсын», – ди Гөлназ Гарипова-Дениз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X