Рөстәм Миңнеханов «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашырга чакырды
«Батырлар. Татарстан Геройлары» — ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Батырлар. Татарстан Геройлары» — ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасының аналогы. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
«Хөрмәтле махсус хәрби операциясе ветераннары һәм анда катнашучылар! Сезнең „Батырлар. Татарстан геройлары“ программасында актив катнашуыгызга исәп тотам, ул Татарстанның һәм илебезнең киләчәк үсеше, чәчәк атуы өчен сезнең идарә итү потенциалыгызны һәм лидерлык сыйфатларыгызны ачарга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Программаның максаты — махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан Татарстанда дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә үз потенциалын гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачак перспектив җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.
Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/rostam-minnexanov-batyrlar-tatarstan-geroilary-programmasynda-katnasyrga-cakyrdy-5900577
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев