Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Үзмәшгульлеген булдырган Татарстан кешесе биржа мәйданчыгында килешү төзегән

Бүгенгә республикада 17 мең үзмәшгуль граждан теркәлгән.

 

Бүген, 3 июльдә, Россиядә кереме өчен салым түләүче Алексей Белов һәм Татарстан Икътисад министрлыгы арасында алюминий профильдән ишек элмә такталары әзерләү һәм монтажлау буенча беренче килешү төзелгән. Башкаручы Татарстан Дәүләт заказы агентлыгының биржа мәйданчыгында сату нәтиҗәләре буенча сайлап алынган. Алексей Белов килешү буенча 2 атнада 43 860 сумлык эш башкарырга вәгъдә итә.

«Бу гражданнарның биржа мәйданчыгында үзмәшгульлек буенча төзелгән беренче килешү, һәм без потенциаль заказчыларга да, биржа мәйданчыгында үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә әзер фрилансерларга да үрнәк күрсәтүебезгә шатбыз», – дип шәрехләде Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Заказчылар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүнең гарантияләнгән базарына керү мөмкинлеген бирә торган ресурс 2019 елның апрелендә биржа мәйданчыгында булдырылды.

Алексей Белов рәсми рәвештә 2019 елның мартында үзмәшгульлеген булдырган һәм аның өчен элмә такталар әзерләү – өстәмә эш. «Мин яңа салым режимы турында укыдым, бу миңа шактый кызыклы тоелды», - ди ул.

«Ул Россиядә беренче, чөнки Татарстан гына үзмәшгуль кешеләргә сатып алуларда катнашу мөмкинлеге бирде. Әмма бу мөмкинлектән башка төбәкләр дә файдалана ала», - дип аныкладылар Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәтендә. Бүгенгә республикада 17 мең үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр яңа салым режимыннан файдалана ала. Аларның кереме ел дәвамында 2,4 млн сумнан артмаска тиеш. Үзмәшгульлек статусы хокук кырына чыгарга һәм куркынычсыз табыш алырга мөмкинлек бирә. Законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф салынмый дигән сүз. Керемнәрне легальләштерү гражданнарга торак, уку һ.б. өчен кредит алганда түли алуын раслаячак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/03/189212/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X