Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Илария Баһаветдинова җиңү яулады

Илариягә 14 яшь, ул Яшел Үзән кызы.

WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Илария Баһаветдинова алтын медаль алды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бу минутларда Казан Экспо халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концерт залында бара.

Илария Баһаветдинова "Ресторан сервисы" компетенциясендә җиңде. Икенче урында Кытай, өченче урында Нидерланд вәкиле.

Илария Баһаветдиновага 14 яшь, ул Яшел Үзән кызы.

Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куйган WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесендә 13 илдән 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты.

FutureSkills яшь профессионаллар бәйгесе исә WorldSkills Russia хәрәкәте инициативасы белән үткәрелде, анда 17 ил һәм регионнан, шул исәптән Австрия, Бельгия, Белоруссия, Германия, Һиндстан, Кытай, Сингапур, Россия, АКШ һ.б илләрдән конкурсантлар катнашты.

Барлыгы WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты бәйгеләрендә 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты. Иртәгә “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк.

Фото: Владимир Васильев

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192295/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills