Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

«Театраль Идел буе»нда катнашучыларның спектакльләрен трансляцияли башладылар

28 көн дәвамында 14 төбәктә яшәүчеләр фестивальдә катнашучы мәктәп һәм студентлар коллективларының спектакльләрен тамаша кыла алачак.

1 октябрьдә Идел буе федераль округының 14 төбәгендә «Театраль Идел буе» фестивале кысаларында мәктәп һәм студентлар коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльләрнең телетрансляциясе башланды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 көн дәвамында 14 төбәк каналында һәм «Дом.ру» кабель челтәре инфоканалында бәйгедә ярышучы мәктәп һәм студентлар коллективларының спектакльләре күрсәтеләчәк.

«Яшь актерлар сәхнә осталыгында гына ярышып калмый, ә социаль акцияләрдә дә актив катнаша», - диелә хәбәрдә.

Фестивальдә катнашучыларның барысы да – төбәк этабы финалистлары. Беренче этапта 483 театр труппасыннан барлыгы 7 мең актер катнашты. Конкурс спектакльләрен 114 меңгә якын тамашачы карады.

Фестивальдә җиңүчеләргә яңа спектакльләр сәхнәләштерү өчен – 200 мең, көмеш призерларга – 140 мең, өченче урынга ия булучыларга 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.

«Театраль Идел буе» проекты Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Театр елында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/02/194619/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X